Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Айдар авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Хайрулла Шайхулла улы, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова, мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котлап чын күңелдән матур теләкләр әйтелде һәм ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, ТР Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы исеменнән бүләк пакетлары тапшырылды.