Баландыш авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән 15 нче Халыкара патриотик акциягә кушылды. Акциядә китапханәнең яшь укучылары катнашты. Чара башында Бөек Ватан сугышы турында китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар Муса Җәлил шигырьләре, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» китабы һ.б әсәрләр белән таныштылар. Аннары укылган китаплар турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әлеге акция Җиңү көненә багышланган, аны күп еллар дәвамында Самара өлкә китапханәсе оештыра.