Китаплар укып без реаль һәм уйлап чыгарылган дөньяга барабыз, үткәнгә һәм киләчәккә сәяхәт итәбез, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карыйбыз. Бу-кешелек дөньясының төп могҗизаларының берсе. 1 август көнне китапханә хезмәткәрләре табигатьтә яшь укучылар белән "Мин укырга яратам"акциясе үткәрделәр. Балалар "Әкияттә кунакта" уен-викторинасында актив катнаштылар, яраткан балалар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Р. Корбан, Й.Шарапова, С.Маршак, С.Михалкова китапларын кычкырып укыдылар. Кыскасы, укучылар җәйге каникулның бер көнен китап укып файдалы һәм кызыклы үткәрделәр.