Күргәзмә куелды.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

8 августта билгеләп үтелә торган Халыкара мәчеләр көненә Шармыш авылы китапханәсендә «Гуляют кошки по страницам» исемле күргәзмә куелды. Биредә яшь укучылар мәчеләр турындагы әдәби әсәрләр белән таныштылар. Күргәзмәдә төп геройлары мәчеләр булган кызыклы китаплар тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә балалар мәчеләрнең нинди хәйләкәр, җитез, акыллы һәм игелекле булуларын белделәр.  "Кот – воркот, Котофей Котофеевич», «Мыши водят хоровод», «Как мыши с котом воевали» кебек рус халык әкиятләре искә төшерелде һәм аларга анализ ясалды.  Соңыннан яшь укучылар үзләренең  йорт хайваннары һәм аларның гадәтләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International