Теләче үзәк китапханәсе тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләргә китапларны өйләренә илтеп бирү күптәннән гамәлгә ашырыла.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Укырга бик ярата торган кешеләр бар, әмма сәламәтлек торышы яки башка сәбәпләр аркасында китаплар алу өчен китапханәгә килә алмыйлар. «Китап белән шатлыклы очрашулар» акциясе барышында китапханәче өлкән буынның актив укучыларына вакытлы матбугат һәм  китапларны   өйләренә илтеп бирде. Әлеге очрашу китап алмашу белән генә чикләнмәде: үз укучылары белән әңгәмә корганда китапханәче планлаштырылган чаралар турында да искә төшерде. Өлкән буын китап укучыларыбыз китапханәченең килүен һәрвакыт шатлык хисләре белән каршы алалар, онытмаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International