Балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Олимп» яшьләр үзәге белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Куркынычсыз Интернет» дигән уен-квест үткәрделәр. Уен барышында укучылар куркынычсызлык мәсьәләсендә грамоталылыкларын арттырдылар, Интернет челтәрендә очрый торган төрле янаулар белән таныштылар.
Станцияләр буйлап сәяхәт иткәндә, уенда катнашучыларга вируслар белән көрәшергә, пазл җыярга, терминнарны чишәргә туры килде.
Чара бик җанлы, «бер сулышта» узды дип әйтсәк тә була. Балалар уенга актив кереп киттеләр, барлык сынауларны да зур кызыксыну белән үттеләр. Бәйгедә дуслык җиңде!