Мамык таяклар белән рәсем ясау

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Мамык таяклар белән рәсем ясау теләсә кайсы баланы кызыксындырырга мөмкин, бу кызык кына түгел, ә фантазияне, тырышлыкны, игътибарлылыкны, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Пумала белән таныш булган балалар өчен мамык таяклар белән рәсем ясау да ниндидер яңалык булачак. Мамык таяклар белән рәсем ясау - бик гадәти булмаган техника, кече мәктәп укучыларына гына түгел, ә өлкәннәргә дә кызыклы. Рәсем ясауның мондый төре белән Шармыш авылы китапханәсендә «Умелые ручки» клубы балалары танышырга булдылар. Мастер-класста балалар яраткан чәчәкләрен сайлап, аларны зур кызыксыну белән рәсемгә төшерергә ашыкты. Нәтиҗәдә күз явын алырлык  рәсемнәр килеп чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International