Шармыш авыл китапханәчесе "Почемучки" клубы балалары өчен экологик культура формалаштыру кысаларында "Агачлар Һәм үләннәр – безнең дусларыбыз" дигән экологик дәрес үткәрде. Балалар «Табигать белгечләре» интеллектуаль экологик викторинасында катнаштылар һәм әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен тикшерделәр. Яшь экологлар табигать патшалыгында яшәүчеләрнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар. Бакча буйлап йөргәндә, әдәби геройларның исемнәрен искә төшерделәр, табышмаклар һәм ребусларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар чүп-чарның планетабызга зур зыян китерүен һәм көннән-көн аның җирдә күбәя баруын белделәр. Чара ахырында балалар белән планетабызның пычрануын булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшенде.