Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның никадәр куркыныч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шул уңайдан 10 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче әлеге чарада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Катнашучылар кешеләрнең янгында югары температурадан түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып һәлак булулары турында белделәр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Күп очракта балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була. Шуңа күрә без кече яшьтән үк балаларга янгын сүндерү хезмәтенә шалтырату һәм кичекмәстән өлкәннәргә янгын турында хәбәр итү турында мәгълүмат бирергә, янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтергә бурычлы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International