Һәркем көтеп алган җылы, рәхәт ел фасылы җәй үтеп тә бара.

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бары тик, аны сагынып, фотоконкурска җибәрелгән җәйге могҗизалы фотосурәтләргә карап сокланырга гына кала. Айдар авыл китапханәсендә “Табигать кочагында яраткан китабың белән” дип исемләнгән фотоакция уздырылды. Акциянең максаты - китаплар һәм иҗат ярдәмендә табигатьнең гаҗәеп дөньясына чуму. Балаларның һәм яшүсмерләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәтне популярлаштыруга җәлеп итәргә. Акциягә катнашучылардан китап укуга  мәхәббәт тәрбияләүне яктырткан, табигать кочагында төшкән фотолар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International