Хокук дәресе үткәрелде.

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Яшь укучылар өчен хокукый культураны арттыру максатында Шармаш авыл китапханәсендә 18 август көнне «По лабиринтам права» исемле хокук дәресе үткәрелде. Очрашу башында китапханәче барлык балаларның да, тән төсенә, милләтенә һәм яшәү урынына карамастан, тигез хокуклы булуы турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар хокук буенча терминнар һәм төшенчәләрне белү буенча интеллектуаль ярышларда катнаштылар. Балалар төрле хокукый ситуацияләрне мисалларда карадылар, уйланылмаган гамәлләр өчен нинди нәтиҗәләр көтүләрен һәм катлаулы тормыш ситуацияләрендә үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. Хокук дәресе «Знай и соблюдай права» видеопрезентациясе белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International