Баландыш авыл мәдәният йортында Бөтендөнья китап сөючеләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм Штабы тарафыннан оештырылган китап сөючеләр Фестивале булып узды. Бу чарада Татарстан Республикасы “Бердәм Россия” иҗтимагый ярдәм Штабы җитәкчесе Камил Садриев, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, якташыбыз, танылган язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина, татар шагыйрәсе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гөлзадә Бәйрәмова, Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Вәлиуллина, Татарстан Республикасы Бердәм Россия иҗтимагый ярдәм Штабы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Анастасия Исаева, Татарстан Республикасы Бердәм Россия иҗтимагый яклау Штабы матбугат сәркатибе Александра Мухина, Татарстан Республикасы Бердәм Россия иҗтимагый яклау Штабы ивент-менеджеры Станислав Архипов, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, һәм Баландыш авыл халкы катнашты. Бәйрәм барышында иң яхшы китапханәчеләр хезмәтләре һәм уку культурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен мактаулы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүче волонтерларга да Хәрби операция командованиесе җибәргән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара кунаклары Баландыш китапханәсендә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар һәм китаплар бүләк иттеләр.
Әлеге чара кунакларның матур чыгышлары, китапханәчеләргә эшләрендә ярдәм итәрлек киңәшләре, район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.