Айдар авыл мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә даими катнашып киләләр.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бу юлы да берләшмәгә йөрүчеләр, ветераннар советы, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә мобилизацияләнгән ир-егетләргә өй токмачы кисүне оештырдык. Барлыгы 100 йомыркадан камыр әзерләп, токмач киселде. Өй токмачы - борынгы ризык, аны татыган һәркем кабатланмас тәмен онытмый. Ә токмачлы аш туендырып кына калмый, авырулардан соң аякка басарга да ярдәм итә. Ватаннан еракта, ял иткән вакытларында өй токмачы салып, шулпа ашап җибәрсәләр, күңелләре булыр, сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәр. Татар традициясе буенча, эштән соң баллы күчтәнәчләр һәм тәм-томнар белән чәй эчтек.

Сугышчылар ышанычлы тыл, туган өй җылысы һәм якташларының рәхмәт хисләрен тойсын өчен без киләчәктә дә ярдәм акцияләрендә актив катнашырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International