Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм язучының китапларын өйләренә укырга алдылар.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында туа. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясенә 75 яшь тула. Шагыйрь буларак, Рәшит Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза. Аның 1975 - 2003 еллар арасында басылып чыккан унлап китабының күпчелеге нәниләргә багышланган. Рәшит Бәшәрнең  “Түгәрәк җир”, “Әйлән-бәйлән”, “Бәйрәм”, “Яшел океан” исемле китапларын балалар бик яратып укыйлар. 2000 елда  “Сандугачлы бишек”  китабы өчен Абдулла Алиш исемендәге премиясенә лаек була. Күкчә авылы китапханәсендә язучының туган көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре балалар белән Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм язучының китапларын өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International