6 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Балачакның җырлы мизгелләре" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Китап күргәзмәсендә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче танылган татар язучысы, шагыйрь һәм драматург Рәшит Бәшәр иҗаты тәкъдим ителде. Рәшит Бәшәр — татар телендә кеше күңелен тирәнтен аңлаучы, якты образлары һәм тирән фәлсәфи мәгънәләре белән аерылып торган бик күп әсәрләр авторы. Күргәзмәдә Рәшит Бәшәрнең балалар китапларына аерым игътибар бирелде. Балалар белән аның иҗат юлы белән таныштык, шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. Шагыйрьнең китаплары балаларда хезмәт сөючәнлек, ихласлык, хайваннарга һәм туган табигатькә карата дөреслек кебек сыйфатлар тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International