Һөнәри юнәлеш бирү һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен финанс грамоталылыгын өйрәнү кысаларында тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. “Ак Барс” банкына – «Акча яши торган йорт”ка экскурсия үткәрделәр. Банк хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләрне банкның гомуми залы буйлап уздырдылар, банкның нәрсә икәнен, аның ни өчен булуын, аның билгеләнешен аңлаттылар; банк хезмәткәрләренең эше турында сөйләделәр; банкоматлар белән ничек эш итәргә кирәклеген һәм кассир-операционистларның ничек эшләвен күрсәттеләр. Балалар банк хезмәткәрләренең акчалата операцияләрен кызыксынып күзәттеләр. Һәм банкта бухгалтер, менеджер, финансист һәм каравылчылар эшләвен белделәр.