«Кыйбласы – балачак иле»

2024 елның 18 октябре, җомга

7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 75 яшь тулу уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәчеләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрделәр. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр бик күп китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган.  Китапханәчеләр балаларны юбилярның биографиясе   белән таныштырып үттеләр, кычкырып шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International