10 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсенә, “Китаплар яши торган йорт” дигән экскурсиягә кечкенә китап укучылар – Шәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килде.
Китапханәче “китапханә”нең матур әдәбият дөньясы икәнен аңлатты. Китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды, киштәләрдәге китаплар турында сөйләде. Балалар китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштылар, уйнадылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Китапханәгә йөрергә һәм күп итеп китап укырга вәгъдә иттеләр.