Шул уңайдан Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХII төбәкара акциясе игълан ителде. Иске Җөри авыл модель китапханәсе акция кысаларында «Лермонтовны укыйбыз» дип исемендәге шигърият сәгате үткәрде. Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.