Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хәтер исән икән – тарих бар” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган “Чорлар аша тарихыбыз дәшә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.