Ул Россия Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган. 2024 елда бу дата 20 октябрьгә туры килә. Әтиләр турында бик күп хикәя, повесть һәм әкиятләр язылган. Олы Мишә авыл китапханәсе әтиләр көне уңаеннан балаларның әтиләре белән бергә китап укыганнарын фотога төшереп, фоторепортаж үткәрергә тәкъдим иткән иде. Бу чарага бик теләп катнашкан гаиләләр үзләренең фотолары белән бүлештеләр.