19 октябрьдә, Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь буын белән актуаль тема буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар яшьләргә энергия эчемлекләренең кеше организмына йогынтысы турында мәгълүмат бирделәр, кеше сәламәтлегенең белемгә һәм мөстәкыйль, белә торып нәрсә сайлауга бәйле булуын күрсәттеләр һәм энергия эчемлекләренең эффектлары белән бәйле ялгыш карашлар турында сөйләштеләр. Чара диалог рәвешендә үтте.
Сөйләшү барышында бу темаларга буклетлар таратылды. Чара ахырында урта мәктәп укучылары сорауларга җавап бирделәр һәм кеше тормышында иң мөһиме - сәламәтлек дигән нәтиҗәгә килделәр! Һәм кечкенәдән сәламәтлек турында кайгыртырга тиешлеген төшенделәр.Әңгәмә тәмамлангач, яшьләр үзләренә дискотека ясап күңел ачтылар.