Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Татар халык әкиятләре аша балаларда әхлак тәрбиясе камилләштерелә. 23 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасына барып «Әкиятләр –халкым җәүһәре» дигән чара оештырды. Балаларга матур тәрбияви әкиятләр укылды. Алар буенча фикер алышу оештырылды.