Казаклар авылы китапханәсендә “Китап – үз укучыларын көтә!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Яхшы китап укудан һәм тәмле конфетлардан организмда "шатлык" гормоны барлыкка килә. Китаплар һәм конфетларның уртак яклары бар икән.
Бу көннәрдә һәр китап укучы «библиоконфетлар» алды, аларга нинди дә булса китап яки журнал укырга киңәшләр, китапханәгә чакырулар, китапханәнең адресы һәм телефоны беркетелгән иде. Балалар бу чарадан бик канәгатъ калдылар. Үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып укырга алдылар.