Укучылар өчен «Көзге башваткычлар һәм ребуслар» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар яңа журналлар белән таныштылар, алар турында бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Танып белү журналларын укып, алар күп кенә сорауларга җавап таба алдылар. Балалар матбугаты баланың сәнгати һәм әдәби зәвыгын формалаштыруга юнәлдерелгән. Балалар журналы баланы уку дөньясына озатучы булып тора. Кызлар кызыксынып ребуслар чиштеләр, куелган сорауларга җаваплар таптылар.