Күкчә авыл китапханәсендә “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм шул темага материаллар белән папкалар тутырылды. Китапханәче Россиядә коррупция тарихы турында газета һәм журналлардан материаллар, коррупциянең нәрсә булуы һәм тулаем илдәге һәр кешегә нинди зыян китерүе турындагы материаллар туплады. Шулай ук коррупциягә каршы профилактика һәм көрәшкә багышланган мәгълүмати буклетлар ясалды.