«Туган ягым - Татарстан»

2025 елның 7 ноябре, җомга

1 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча «Туган ягым - Татарстан» дип исемләнгән әдәби-квест үткәрелде. Чара программасы укучыларны туган як мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыруны максат итеп куйды. Квестның беренче станциясе «Татарстан флагы» дип исемләнде. Анда укучылар Татарстан флагындагы төсләрнең мәгънәсен һәм символикасын өйрәнделәр. Икенче станция «Милли бәйрәмнәр»дә татар халкының яраткан һәм үткәрелә торган традицион бәйрәмнәре турында сөйләштеләр. «Милли кухня» станциясендә исә укучылар татар халык милли ризыклары, аларның әзерләү ысуллары һәм тарихы турында фикер алыштылар. Квестның соңгы станциясе «Авторын бел» булды, анда укучылар татар әдәбиятының күренекле авторларын һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр. Сорауларга җавап биреп, биремнәрне уңышлы үтәп, катнашучылар станция ахырына кадәр барып җиттеләр. Чара барышында укучыларның кызыксынуы һәм активлыгы күренеп торды, бу исә аларның туган якларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрен арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International