Халыкара Әниләр көне алдыннан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп укучылары белән «Әниләр елмайсын» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны әниләр көне бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар: әлеге бәйрәм ничек, кайчан һәм ни өчен барлыкка килгән, ул башка илләрдә билгеләп үтеләме, әниләргә нинди теләкләр теләргә һәм нәрсә бүләк итәргә була. Балалар рус һәм татар язучыларының әниләргә багышланган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. «Әнинең ярдәмчеләре», «Әниеңнең һөнәрен беләсеңме?» бәйгеләрендә катнаштылар, мультфильм геройларын, аларның әниләре турында әйткән сүзләрен искә төшерделәр. Чара азагында китапханә хезмәткәрләре балаларга әниләренә ешрак ягымлы сүзләр әйтергә һәм үз-үзләрен тотышлары белән сөендереп торуларын теләделәр.