“Яшик әле, Теләче”

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

28 ноябрь көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Нурания Гыйльметдинованың “Яшик әле, Теләче” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Нәкъ менә бу көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 34 ел тулды. Китапта Теләче районы яңадан торгызылганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган үзгәрешләр сурәтләнә. Яшәешебезнең һәр өлкәсенә караган бу үзгәреш-уңышлар матур күзәтүләр аша укучыларга җиткерелә. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фәтхуллин, районыбызның хөрмәтле җитәкчеләре, укытучылары һәм укучылары катнашты. Кичә мөхтәрәм кунакларыбызның чыгышлары, якташларыбыз — Рәсим Низамов, Инсаф Бәдретдинов җырлары, Дамирә Миннебаеваның Альмир Галиуллин башкаруында шигыре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International