Теләче балалар китапханәсендә Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан «А» дан «Я» га кадәр синең хокукларың» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучы балаларга кешегә тумыштан бирелә торган төп хокуклар аңлатылды, шулай ук «Кеше хокуклары Конвенциясе» һәм «Бала хокуклары Конвенциясе» белән таныштырылды. Балалар өчен «Рөхсәт ителә – тыела» интерактив викторинасы оештырылды, анда алар үз хокуклары һәм вазыйфалары турында фикер алыштылар. Ахырда, яраткан әкият геройлары мисалында хокукларның кайда бозылуын билгеләп үттеләр һәм килеп туган ситуацияләрдән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр.