Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе 2011 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективы белән берлектә 30 тапкыр уздырыла.
Барлыгы 8 мәктәптән 80 нән артык укучы катнашты.
Көрәш ярышының тантаналы ачылышында
-Теләче муниципаль районы башлыгы - Фатхуллин Айрат Гыйлван улы,
-VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башлыгы – Калимуллин Рөстәм Галиулла улы;
- Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы - Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы;
-Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе – Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы
-Лаеш муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе, көрәш буенча дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы – Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы
-Шәхси эшмәкәр, Казан шәһәре көрәш федерациясе президенты, спорт остасы – Габдрахманов Расих Әхмәт улы
-Шәхси эшмәкәр, “Академпродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе – Исмагилов Ирек Рафаэль улы
-Милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы, 15 тапкыр Татарстан, 16 тапкыр Россия, 12 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе, 2 тапкыр Европа, 11 тапкыр дөнья чемпионы – Нургалиев Раил Ринат улы
-Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, Россиянең спорт остасы, брикс уеннары җиңүчесе - Каримуллин Динар Ирек улы
- Районыбызның әфганчылар советы җитәкчесе һәм ватанны саклаучылар фонды социаль координаторы - Галимҗанов Айдар Муса улы
- Миннегали Ногмановның бертуганнары: Мөнир, Нәзир, Рәзиф, Хәбир, Ринат Зәкиҗановичлар
Һәм шулай ук районыбызның башка күп кенә оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Якташыбыз Миннегали Ногманов истәлегенә 30 нчы тапкыр уздырылучы татарча көрәш бәйгесенең иганәчеләре:
Без аларга чын күңелебездән рәхмәт белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар телибез.