Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота, чөнки алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә һәм уйлау — фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак” дигән әйтем дә бу хакта сөйли. Табышмаклар мең еллар дәвамында сакланып килгән, аларда предметның үзенчәлекләре, сыйфатлары ярдәмендә җавап табу мөмкинлеге бирелә. 19 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Табышмак әйтәм-беләсеңме?» дигән мәдәни чара үткәрделәр. Чарада катнашучы укучылар “Шигъри табышмаклар”, “Шаян табышмаклар”, “Сорау табышмаклар”, “Арифметик табышмаклар” һәм “Әкият” геройлары турында кызыклы табышмакларга җавап бирүдә катнаштылар. Табышмаклар ярдәмендә халык авыз иҗатының байлыгын һәм фольклорның әһәмиятен аңлау мөмкинлеге туды. Чара, шулай ук, яшь буынга халык мәдәниятен һәм традицияләрен танытуга ярдәм итте.