Кеше гасырлар дәвамында үзенә рәхәтлек китерү, газапларын җиңеләйтү яки чынбарлыктан качу өчен наркотиклар куллану юлларын эзли. Наркоманиянең барлык төрләре күптәннән бар, һәм соңгы елларда наркотиклар куллану Бөтендөнья проблемасына әйләнде. Бу мәсьәлә, бигрәк тә, яшьләр, яшүсмерләр һәм кызлар арасында киң таралган. Наркотикларга ияләшү өчен иң куркыныч яшь булып яшүсмерлек чоры санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 23 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Киләчәк үзебезнең кулларда» темасына әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада яшьләргә наркотикларның зарарлары, сәламәтлекне саклау һәм тормышның кыйммәте турында сөйләшүләр булды. Әңгәмәдә катнашучылар наркотиклардан ерак тору, спорт белән шөгыльләнү, иҗади эшчәнлеккә вакыт бүлү кебек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юлларын карадылар.