Айдар авылы китапханәсендә үткәрелгән «Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» дип исемләнгән чара начар гадәтләрне кисәтүгә багышланды. Сәламәтлек - кешегә табигать бирә торган кыйммәтле бүләк ул. Бары тик кешедән, яшәү рәвешеннән генә аның гомер буена нинди булачагы тора. Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең, спортны һәм физик культураны начар гадәтләргә альтернатива буларак кабул итүнең файдасы турында әңгәмә үткәрде. Чара барышында яшьләр наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тарту кебек куркыныч бәйлелекләр белән җентекләп таныштылар. Китерелгән мисаллардан тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның яшь организмга нинди коточкыч йогынты ясавын, яшүсмернең шәхесе ничек үзгәрүен, аның сәламәтлеге, гомумән тормышы ничек бозылуын белделәр.