Баландыш авылы мәдәният йортында китапханәче Миләүшә Назипова җитәкчелегендә «Россия өчен, Тынычлык өчен, Безнекеләр өчен» дип исемләнгән патриотик акция үткәрелде.

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Битараф булмаган авыл халкы китапханәче белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә токмач кистеләр. Акциядә катнашучылар өй җылысын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган солдатларыбыз өчен бөтен күңел җылысын һәм изге хисләрен үзләренең хезмәтләренә салдылар. Якын арада кискән токмач гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. “Бу өй ризыгы егетләребезнең йөрәкләрен җылытсын һәм аларга туган як җылысын бүләк итсен”, - дигән теләктә калды катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International