Исәнлек булганда, без үзебезнең теләкләребезгә ирешә алабыз, тирә-юньне танып беләбез, җәмәгать тормышында актив катнашабыз, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь табабыз. 25 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Халыкара шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышлап “Шикәр авыруын үз тормышыңа кертмә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Әлеге очрашуга Баландыш авылы фельдшеры Хайретдинова Айгөл чакырулы иде. Ул озак һәм бәхетле яшәү өчен сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Кызыксындырган сорауларга җавап биреп, ул катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлатты. Очрашу файдалы һәм кирәкле булды. Ахырда барлык катнашучылар да: “Табиблар киңәшен үтәсәң, сау-сәламәт, озак яшәү сере бик гади генә икән бит,” – дигән фикергә килделәр. Бу чара сәламәтлекне саклау һәм шикәр авыруын профилактикалау буенча күп мәгълүмат бирде.