27 ноябрьдә Теләче үзәк китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу очрашуда “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты. Чара барышында әниләргә багышланган китаплардан өзекләр, шигырьләр укылды, әниләрне котлап җырлар җырланды. Ахырда мастер-класста катнашып, әниләр балалары белән берлектә ясалган кул эшләнмәләрен үзләре белән истәлеккә алдылар. Бу чара әниләрнең әһәмиятен, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, шулай ук аларга хөрмәт күрсәтү максатын куйды. Шулай ук әлеге көнгә китапханәдә “Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә төп геройның характерын яки язмышын әни образы аша яктырткан әдәби әсәрләр, журналлар тәкьдим ителде.