Кадерле әниләргә матур җырлар, шигырьләр, изге теләкләр бүләк ителде. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәлиевич үз чиратында әниләрне бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен юллады. Әниләребез безнең иң кадерле кешеләребез. Аларны исән чакларында кадерләп калырга онытмыйк, үзебезнең йөрәк түрләребездән чыккан матур, җылы сүзләребезне әйтик, хәлләрен белик. Бәйрәм барышында әниләр үзләре дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Тормыш мәшәкатьләрен бераз гына булса да онытып, күңелле итеп ял иттек. Бәйрәм кичәсе бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.