Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Шәтке авылы китапханәсендә әниләр көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде.

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Әлеге көн уңаеннан 27 ноябрьдә «Әниләр җирдә иң кадерле кешеләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре чакырылган иде. Кичә китапханәче тарафыннан ачылды, ул кунакларны бәйрәм белән котлап, аларга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы теләде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барылды һәм ахырда бәйрәм бүләкләре таратылды. Бәйрәм: “Онытмагыз, без барыбыз да улларыгыз белән горурланабыз, алар инде безнең һәрберебез өчен чын геройлар. Догаларыгыз, ана мәхәббәте улларыгызны сугыш кырларында сакласын һәм алар җиңү белән гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын!” — дигән изге теләкләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International