4 декабрьдә Казан шәһәрендә, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XXV «Идел‑йорт‑2025» төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды.
50 мең сумга диплом һәм сертификат иясе булып Алан авыл мәдәният йортының «Умырзая» театры коллективы — Исламия Мәхмутованың «Мәхәббәт чишмәсе» пьесасы буенча куелган спектакль белән — танылды. Спектакльне сәхнәгә куючы Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан мәдәният йорты директоры Гүзәлия Габделхаковна.
Коллективны җиңү белән котлап, уңышлар, көчле алкышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!