Чараның төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗтимагый социаль, мәдәни һәм икътисади тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән даими эш үткәрүнең зарурлыгын ассызыклау. Инвалидлар декадасы кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Кул эшләре йөрәккә һәм җанга дәва» дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикләнгән укучыларыбыз Миләүшә Шәкурова һәм Алсу Габидуллина күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килүчеләр аларның иҗат җимешләрен хәйрия нигезендә сатып ала алачак.