4 декабрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары КИУ көллияте (В.Г. Тимирясов исемендәге Казан иннавация университеты) вәкилләре белән очрашты.

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Лингвистика һәм мәдәниятара багланышлар факультеты деканы укыту эшләре буенча урынбасар Габдрахманова Алсу Сәмин кызы һәм  фәнни эшләр буенча урынбасар Гаязова Алинә Алмаз кызы укучыларга һөнәри юнәлеш буенча мәгълүмат бирделәр. Укучылар видеопрезентация карадылар, сорауларга җавап бирделәр,  фикер алыштылар.  Белгечләр балаларны уку юнәлешләре, кабул итү кагыйдәләре, укыту үзенчәлекләре һәм уку йортының фәнни, иҗади, уку һәм оештыру эшчәнлегендә булган мөмкинлекләр белән таныштырдылар. Укучылар шулай ук уку процессы һәм киләчәктә эшкә урнашу перспективалары, иң популяр белгечлекләр һәм юнәлешләр турында тулы мәгълүмат алдылар. Очрашу кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International