2025 елның 5 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Чарада безнең районнан 2 финалист катнашты, алар  коррупциягә каршы кыйммәтләрне һәм хокукый грамоталылыкны пропагандалауга юнәлдерелгән инша һәм видеоролик тәкъдим иттеләр.

Теләче урта мәктәбенең 2А сыйныфы укучысы Әхмәтвәлиев Данияр Илнар улы 2нче дәрәҗә җиңүчесе дип танылды, җитәкчесе Әскәрова Фирдәүс Мәснәви кызы, Олы Мишә урта мәктәбенең шулай ук 2нче сыйныфы укучысы Гайнетдинова Инзилә Илфат кызы 3нче дәрәҗә җиңүчесе булды, җитәкчесе Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗатларында, укуларында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International