Ел саен 22 ноябрьдә Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бу көнне рус этнографы, фольклор җыючы һәм язучы, «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Иванович Даль туган. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә «Барысын да беләләр: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр» дигән библиографик сәгать үткәрелде. Чара энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән танышуга, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды. Китапханәче катнашучыларны китапханә фондындагы сүзлекләрнең күптөрлелеге белән таныштырды  һәм алардан ничек дөрес файдаланырга кирәклеген аңлатты. Орфографик сүзлек ярдәмендә уен формасында балалар тексттагы хаталарны төзәттеләр, чит ил сүзләре сүзлегендә чит телдән килеп чыккан сүзләрнең мәгънәсен таптылар, искергән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар, фразеологик сүзлектә канатлы сүзләрнең мәгънәсен бик теләп таптылар. Чара ахырында китапханәче тагын бер тапкыр сүзлеккә көндәлек мөрәҗәгать итүнең сүзлек запасын арттыру, сөйләмне баету һәм белемнәрне тулыландыру өчен иң җиңел юл булуын тагын бер кат искәртте. Иң мөһиме - аларга мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итәргә онытмаска!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International