Ул куркыныч кешеләргә генә түгел, бөтен илгә дә зур зыян китерергә мөмкин. Без катлаулы чорда яшибез, илдә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятьчелек һәм терроризмга җирлек арта. Әлбәттә, һәркемнән уяулык сорала. Соңгы вакытта экстремизм һәм террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Бу очраклы булмаган вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан, нинди саклык чаралары күрелә һәм тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Бу сорауларга җавап бирү максатыннан 30 ноябрьдә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Террорга каршы бергәләп” дип исемләнгән аңлату сәгате үткәрделәр. Чарада югары сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре аларга терроризм турында кыскача мәгълүмат бирделәр, нәрсәләр эшләргә ярый, нәрсәләр ярамавы һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаттылар.