2 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек — күңел көзгесе» дип исемләнгән әдәби игелек сәгате үткәрделәр. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Мөмкинлекләре чикле балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм яраткан әкиятләре буенча пазллар җыйдылар. Шулай ук «Яшәргә ярдәм итүче китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.