2025 елның 3 декабрендә Теләче урта мәктәбендә ата-аналар комитетлары җыелышы булып узды.

2025 елның 5 декабре, җомга

Әлеге җыелышта укучыларны тукландыруны оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ата-аналар меню, азык-төлек сыйфаты, ризык кабул итү шартлары һәм санитария-гигиена нормаларын үтәүне контрольдә тоту чаралары турында җентекле мәгълүмат алдылар. Җыелышта Мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Ахварова Гөлзада Мөхәммәтгалим кызы, тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү буенча методист Әхмәтвәлиева Гөлназ Фәнис кызы, педагог-психолог Сәләхиева Гөлназ Раиф кызы, район үзәк хастаханәсе педиатры Ганиева Рания Хәнис кызы һәм мәктәп директоры Назклычев Салават Сатлык улы чыгыш ясадылар. Ата-аналар мәктәптә туклануны яхшырту буенча сораулар бирә һәм тәкъдимнәр кертә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International