30 ноябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Иң сөеклем, иң кадерлем син минем Әнием!” дип исемләнгән күңелле һәм җылы бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучы һәм армия сафларына хезмәт итәргә киткән егетләребезнең кадерле әниләре чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Р. Мухаметшин әниләрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар кичәгә тагын да зур ямь һәм җылылык өстәде, күңелләрдә онытылмас хисләр уятты.