Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен һәркемнең актив катнашуы мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга зур ярдәм итәчәк. 9 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция темасына багышланган “Строим будущее без коррупции” исемле мәгълүмати күргәзмә куелды. Күргәзмәдә укучыларга коррупция һәм ришвәтчелек проблемаларына багышланган вакытлы матбугат материаллары, шулай ук әдәбият тәкъдим ителде. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын тирән һәм күпкырлы итеп чагылдырган Н. В. Гогольның «Ревизор» һәм «Мёртвые души», А. Н. Островскийның «Бесприданница. Гроза», А. С. Грибоедовның «Горе от ума» әсәрләре дә урын алды. Бу әсәрләр аша укучылар җәмгыятьтәге әхлакый проблемаларны аңларга һәм аларга каршы торырга өйрәнә ала.