29 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр — халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестиваленең гала-концерты зур тантана белән узды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Айдар авылы китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсеннән Фәнзия Фаляхова һәм Фирүзә Хасанова “Нәфис сүз” номинациясендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, лаеклы рәвештә икенче урынга ирештеләр. Аларның уңышлары һәм тырышлыклары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинурович Хамидуллин тарафыннан югары бәяләнде һәм бүләкләнде. Әлеге чара яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүгә, рухи байлыкларын арттыруга һәм халкыбызның киләчәгенә ышаныч уятуга зур өлеш кертә.